news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" Алмаз Хәмзин юбилеена багышланган «Татарның ХУҖАсы» кичәсен онлайн күрсәтә

Концерт 16 декабрь көнне 16 сәгатьтә башлана.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). 16 декабрьдә 16 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Татарның ХУҖАсы» дип аталган кичә була. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы кичәне онлайн күрсәтәчәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, программада Алмаз Хәмзин язган җырлар, чәчмә әсәрләр, юмор һәм сатира әсәрләре яңгыраячак. Кичәдә Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Шәмси Закир, Фирзәр Мортазин, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова; «Мунча ташы» театры; Раиль Садриев, Рифат Зарипов, Алия Хәмзина һ.б. катнаша. 

Онлайн карау өчен сылтама:

tatar-inform.tatar/internet-tv/146/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100