news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" Альбина Шаһиморатова әтисенең концертын онлайн күрсәтә

18 ноябрьдә 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында композитор Әнвәр Шаһиморатов әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген, 18 ноябрьдә 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Альбина Шаһиморатованың әтисе, һәвәскәр композитор Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган концерт булачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы әлеге концертны онлайн күрсәтәчәк.

Дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында әтисе иҗат иткән берничә әсәрне башкарачак. Концертта Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Альбина Шаһиморатова, Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Рөстәм Закиров, Альбина Шаһиморатованың укучылары Эльза һәм Артур Исламовлар, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы әлеге концертны онлайн күрсәтәчәк. Карау өчен сылтама: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/133/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100