news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” “Акыл фабрикасы”н онлайн күрсәтә

“Акыл фабрикасы” мәктәбенең чираттагы темасы - “Татарча мәгариф: яңа караш”; чара 18 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 18 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә Казанның IT-паркында уза торган “Татарча мәгариф: яңа караш” темасына чираттагы «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбен “Татар-информ” онлайн күрсәтәчәк. Чарада татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, галимнәр һәм студентлар катнаша.

“Акыл факбрикасы”ның спикерлары - Казанның 2 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Сәлам» яңа буын дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов Мещерякова методикасы һәм «Сәлам» дәреслеге, проектлы укыту системасы турында чыгыш ясаячак; Иннополис мәктәбенең 1 нче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альберт Сәмигуллин төрек телен укыту алымнары турында сөйләячәк; «Баласити» халыкара мультилингваль мәктәбенең программасы җитәкчесе Мэтью Эштон (Великобритания) инглиз телен өйрәтү серләрен ачачак; Казанның 4 нче гимназия-интернатының татар теле укытучысы Эльза Нәбиуллина дәрестә куллана алырлык татар проектлары белән таныштырачак. Чыгышлар русчага синхрон тәрҗемә ителәчәк.

Мәктәп кысаларында «Милли университет: хыяллар, чынбарлык, концепция» темасына стратегик сессия узачак. Милли университет концепциясе авторлары – Мэдисон университеты профессоры Юлай Шамилуглы, РАН Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов, Санкт Петербургтагы Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов. Сессиядә галимнәр, чит илләрдә тупланган тәҗрибәгә нигезләнеп, өч төрле татар югары уку концепциясен китерәчәкләр, шулай ук фикер алышу вакытында уртак проект тудырылачак. Сессия нәтиҗәсендә киләчәк милли университет/институтның концепциясен кабул итәчәкләр.

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты.

Белешмә: Белем бирү һәм проектлар мәктәбе – «Акыл фабрикасы» башка регионнардан, чит илләрдән килгән сәләтле, актив татар яшьләре, оешма җитәкчеләре өчен интенсив мәктәп. Татарстанның алдынгы спикерлары һәм экспертлары - «Акыл фабрикасы» мәктәбенең лекторлары. Мәктәп кысалырында уртак проектларны үстерү буенча семинарлар, интерактив мәйданчыкларның төзүчеләре белән воркшоплар уза. Шулай ук иҗтимагый стратегик сессия, төркемле эшләр үткәрелә. Проектның төп үзенчәлеге – чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтә. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшырала. Белем бирү мәктәбе «Акыл фабрикасы»  «Тарих һәм туризм», «Бала үсеше һәм тәрбия», «Балалар телевидениесе», Новосибирск һәм Әстерхан шәһәрләрендә «Этномәдәни проектларның менеджменты» һ.б. темаларга уздырылды.

"Акыл фабрикаы" онлайн карау өчен сылтама: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/132/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100