Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» агентлыгының Telegram өчен бот-программасы пәйда булды
Укучылар өчен Татарстан һәм Казан турында иң мөһим яңалыклар һәм вакыйгалар җыелмасын телефонга алу мөмкинлеге булдырылды
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Telegram мессенджерында үз бот-программасы пәйда булды. Аңа язылган һәркем Татарстан һәм Казан турында рус телендә иң мөһим яңалыклар һәм вакыйгалар җыелмасын телефонга алачак.
Ул язылучыларга "Татар-информ"нан иң популяр биш яңалык һәм соңгы биш яңалык турында белдереп торачак. Шулай ук кичке яңалыкларга язылырга һәм көне буе булган мөһим вакыйгалар турында белергә, иртәнге яңалыкларга язылып, һава торышы, юлларда бөкеләр, валюта курсы һәм хәерле иртә теләкләрен алу мөмкинлеге бар.
Ашыгыч хәбәрләргә дә язылырга мөмкин. Бу очракта ресурс бу минутларда бик мөһим яңалыкларны турында гына белдерәчәк. Моннан тыш, реаль вакыт режимында валюта курсы, һава торышы, юллардагы вакыйгалар һ.б. турында сөйләячәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән соңгы яңалыклардан хәбәрдар булу өчен телефон яки планшетта Telegram кушымтасы булырга тиеш. ti_news_bot эзләп табарга һәм мәгълүмат агентлыгы ботына язылырга кирәк. “Татар-информ” МА бот-программасына сылтама - telegram.me/ti_news_bot.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз