news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» агентлыгында «Татарстанда электрон ярминкә» проекты тәкъдим ителәчәк

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы ярдәмендә үткәрелә.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда, 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә «Татарстанда электрон ярминкә» проекты тәкъдим ителәчәк.

Чараның спикерлары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Ренат Сөләйманов һәм «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» генераль директоры Дмитрий Холопов.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Теләге булган һәркем үзен кызыксындырган сорауларын бирә ала.

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы ярдәмендә үткәрелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot