news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" агентлыгында сугыш сәнгате буенча "Tatfight" халыкара турниры турында сөйлиләр

Турнир 5-7 февральдә Казанда узачак

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ). Иртәгә, 4 февраль көнне 13.00дә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Казанда 5-7 февральдә узачак сугыш сәнгате буенча "Tatfigh" халыкара профессиональ турнирга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Журналистларның сорауларына Россия сугыш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе, "Татфайт" профессиональ сугыш лигасы генераль директоры Александр Даренков, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эше бүлеге башлыгы Станислав Андреев, ТР Панкратион федерациясе башкаручы директоры һәм "Барс профи" сугышчылар клубы директоры һәм баш тренеры, "Татфайт" профессиональ сугыш лигасы генераль директоры урынбсары Рөстәм Зиннәтуллин җавап бирәчәк.

Матбугат конференциясендә ТР үзоборона комбатлары федерациясе вице-президенты, "Mix-Combat" профессиональ катнаш сугыш буенча дөнья призеры, "Division" профессиональ сугышчылар клубы баш тренеры Иван Платцев һәм "Татфайт" профессиональ сугыш лигасы президенты Рушан Минһаҗев та катнашачак.        

news_right_1
news_right_2
news_bot