news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар–информ” агентлыгында–Шаляпин фестивалендә катнашучылар белән матбугат конференциясе

Агентлык сайтында матбугат конференциясенең трансляциясе 15.00 сәгатьтә башлана

(Казан, 2 февраль, “Татар–информ”). Бүген 15.00 сәгатьтә “Татар–информ” агентлыгында Ф.Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале ачылуга багышланган матбугат конференциясе була. Ул агентлык сайтында онлайн режимында трансляцияләнәчәк.
Матбугат конференциясендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Хәйбуллина, дирижер Гинтарас Ринкявичус (Литва), Мангейм Милли Операсы солисты Михаил Агафонов (Германия), М.Җәлил театры директоры урынбасары Юрий Ларионов катнаша.
Искәртеп узабыз, 8–22 февраль көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ф.Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале узачак.
Фестивальдә якын һәм ерак чит илләрне (АКШ, Германия, Италия, Швеция, Австрия, Греция, Украина, Казакъстан, Литва һәм башкалар) тәкъдим итүче кырыкка якын башкаручы, шулай ук Россиянең иң зур театрлары катнашачак. Фестиваль программасында 10 спектакль бар. Фестиваль киң колачлы ике гала–концерт белән төгәлләнәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot