Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ»агентлыгында «Road-show «Мой город. Мой талант» ЭКСПО стартына багышланган брифинг була
ММЧ вәкилләре чакырыла
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 майда 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “2015-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Road-show «Мой город. Мой талант» ЭКСПО күргәзмәсе стартына багышланган матбугат конференциясе уза.
18 майдан 3 июньгә кадәр Татарстан Республикасының 8 шәһәрендә«Road-show «Мой город. Мой талант» ЭКСПО күргәзмәсе уза, ул дәүләт программасының баш күргәзмә-мәгълүмати мәйданчыгы.
Быел ЭКСПО күчмә күргәзмә форматында уза. 18 майда «КАМАЗ» трейлерлары һәм «Форд» микроавтобуслары экспертлар һәм оештыручылар командалары белән бергә Алабугададан старт алып мобиль ЭКСПО ны республика территориясе буенча йөртеп, яшьләр, остазлар, ата-аналар, экспертлар бергәлегенә үз талантларын үстерү һәм куллану мөмкинлекләрен, талантлы яшьләр өчен чараларада катнашу перспективаларын күрсәтәчәк.
Road-show чарасында 13-30 яшьлек 8 мең чамасы кеше, татарстанлыларның үсеше өчен мөмкинлекләр тәкъдим итүче 300 предприятие, республиканың уку йортлары оешмалары катнашачак.
Матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директорының персонал һәм оештыру буенча урынбасары Александр Ушенин, профессор, дәүләт программасын эшләү фәнни-эксперт төркеме җитәкчесе Сергей Гиль һ.б. катнаша.
Аккредитация өчен электрон адрес: pr@tatar-inform.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз