news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” агентлыгында Рио-де-Жанейрода Олимпиадага спортчыларны әзерләү турында очрашу була

ММЧ вәкилләре чакырыла

 (Казан, 19 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 май сәгать 10.00дә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Рио-де-Жанейрода XXXI җәйге Олимпиада өчен спортчы кандидатларны әзерләүгә багышланган матбугат конференциясе уза.

Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спортның төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин һәм ТР Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин катнаша.

Белешмә өчен. Хәзер Россия җыелма командасына Татарстан Республикасыннан спортның төрләре буенча 50 дән артык спортчы кандидат булып тора.

Аккредитация өчен эл.адрес: pr@tatar-inform.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot