news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар–информ” агентлыгында Лев Гумилевка багышланган видеоконференция уза

14.20 сәгатьтә студия кунаклары 3 октябрьдә узучы “Ул халыклар һәм гасырлар юлын күргән” дип исемләнгән искә алу кичәсе хакында сөйләячәк

(Казан, 2 октябрь, “Татар–информ”). Бүген 14.20 сәгатьтә “Татар–информ” агентлыгында Лев Гумилевны искә алу кичәсенә багышланган онлайн режимында видеоконференция узачак.
“Ул халыклар һәм гасырлар юлын күргән” дип исемләнгән кичә хакында сөйләргә проект авторы Әлфия Рәхмәтуллина, Л.Гумилевның мемориаль музей–комплексы (Санкт–Петербург) мөдире Маргарита Козырева киләчәк.
“Ул халыклар һәм гасырлар юлын күргән” дип исемләнгән кичә 3 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында уза. Чара кысаларында режиссер Е.В.Плугатыревның (Санкт–Петербург) Л.Н.Гумилев турындагы “Воскресать, умирать, жить” дигән фильмы күрсәтеләчәк, галимнең гаиләсе, күренекле рус шагыйрьләре Анна Ахматова һәм Николай Гумилевка багышланган күргәзмә ачылачак.
Кичәнең программасы “Яңа музыка” ансамбле, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры актерларының чыгышларын үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100