news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгында корбан чалу кагыйдәләре турында сөйләячәкләр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырыла.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Бүген – 16 августта 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Корбан бәйрәмендә корбан чалу кагыйдәләренә һәм нормаларына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Журналистларның сорауларына Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога шәрехләрдә сораулар калдырырга мөмкин.

Гаммәви матбугат чарасы вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша аккредитация уза ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100