news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" агентлыгында Касаткина белән Васильев балетының яңа сезоны турында сөйлиләр

ММЧ журналистларын аккредитацияләү башланды

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Наталья Касаткина белән Владимир Васильевларның Дәүләт академия классик балет театры сезон ача. Иртәгә, 18 ноябрьдә, 12.30да "Татар-информ" агентлыгы студиясендә театр гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе була.

Журналистларның сорауларына РФ халык артисткасы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, театрның сәнгать җитәкчесе Наталия Касаткина, РФ халык артисткасы, театрның әйдәп баручы солисты Екатерина Березина, Россиянең атказанган артисты, труппа җитәкчесе Сергей Белорыбкин, халыкара конкурста гран-при алучы, "Восходящая звезда" номинациясендә "Душа танца" премиясе лауреаты, театрның әйдәп баручы солисты Николай Чевычелов һәм әйдәп баручы солист Артем Хорошилов җавап бирәчәк.

ММЧ вәкилләре  pr@tatar-inform.ru адресы буенча аккредитация уза ала.

Искәртеп узабыз, Касаткина белән Васильевның Дәүләт академия классик балет театрының гастрольләре Казанда 18-23 ноябрьдә узачак. Репертуарда - «Спартак», «Жар-птица», «Весна священная», «Сотворение мира», «Штраус-Гала», «Маугли», «Золушка».                     

news_right_1
news_right_2
news_bot