news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” агентлыгында җиңел атлетика марафоны турында сөйлиләр

ММЧ вәкилләре чакырыла

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). 5 майда, 12.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында җиңел атлетика марафонына багышланган матбугат конференциясе була.

Матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан җиңел атлетика марафоны оештыручысы Вадим Янгиров, Казан җиңел атлетика марафонында катнашучы Евгений Быков журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

Искәртеп үтик:11 майда - Казанда җиңел атлетика марафоны, аның кысаларында Дөнья чемпионатына сайлап алу өчен йөгерү буенча Россия чемпионаты узачак.
Аккредитация өчен адрес: pr@tatar-inform.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100