news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" агентлыгында гомумроссия студентлар форумына багышланган матбугат конференциясе була

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү башланды

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 ноябрь сәгать 12.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Студентлар Россиясе" гомумроссия форумына багышланган матбугат конференциясе була. 21-26 ноябрьдә Казанда узачак чара бер мәйданчыкта Россиянең 50 төбәгеннән килгән 1,5 мең студентны җыяр дип көтелә.

Матбугат конференциясе кысаларында журналистларның сорауларына ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Россия Студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе рәисе Вячеслав Адерихин һәм "ТР Студентлар лигасы" президенты Элькин Искәндәров җавап бирә.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru адресы буенча аккредитация уза ала.  

news_right_1
news_right_2
news_bot