news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" агентлыгында Эльмира Кәлимуллина катнашында матбугат конференциясе була

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 22 март көнне 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Беренче канал"да "Голос" проекты финалчысы Эльмира Кәлимуллина катнашында матбугат конференциясе була.

Чарада ТРның атказанган артисты, "Голос" проекты финалчысы, Универсиада-2013, 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2016 елгы туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты илчесе Эльмира Кәлимуллина, "Голос-дети" тамашасы финалчысы, "Йолдызлык" конкурсының гран-при иясе Сәидә Мөхәммәтҗанова, "Новая музыка" Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе, ТРның атказанган артисты Анна Гулишамбарова, "Голос" проекты финалчысы, "Евровидение-2009"га сайлап алу турында катнашучы Маргарита Позоян, виртуоз-пианиночы, халыкара һәм Россия джаз конкурслары җиңүчесе, Россиянең иң танылган яшь пинаниночыларының берсе Андрей Руденко чыгыш ясый.

Искәртеп үтәбез: 31 мартта Казанның "Пирамида" комплексында Эльмира Кәлимулиннаның концерты була. 

Матбугат конференциясендә катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча азарга була.            

news_right_1
news_right_2
news_bot