news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне хакында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 февральдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Илдар Хәйруллин, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Россия Фәннәр академиясенең әгъза мөхбире, Казан дәүләт медицина университетының онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире, профессор, медицина фәннәре докторы Рөстәм Хәсәнов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Тәләгән һәркем үзен кызыксындырган сорау бирә ала.

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы ярдәмендә үткәрелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot