news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” агентлыгында Бөтендөнья кан доноры көне турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 13 июньдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” агентлыгында Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге баш табибы Рамил Тураев, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Россия студентлар отрядларларының үзәк штабта студентлар медицина отряды җитәкчесе Кристина Сидорова катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылачак. Онлайн-видео комментарийларда  һәм WhatsApp мессенджеры +7 (927) 037-91-10 номерына сораулар язарга мөмкин, кайсы мәгълүмат чарасы икәнлекне күрсәтергә кирәк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре pr@tatar-inform.ru.электрон адресы буенча аккредитация уза ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot