news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” агентлыгында Александр Сладковский белән матбугат конференциясе узачак

Яңа, 46 нчы сезон һәм ачык һавада “Казан көне” дип исемләнгән I Халыкара опера фестиваленең ачылышы сөйләшүнең төп темасы булачак

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 24 августта 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” агентлыгында ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский белән матбугат конференциясе уза.
Яңа, 46 нчы сезон һәм ачык һавада “Казан көне” дип исемләнгән I Халыкара опера фестиваленең ачылышы сөйләшүнең төп темасы булачак.
Журналистларны матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз.
Искәртеп узабыз, ТР Матбугаты көнендә, “Татар-информ” агентлыгында “Яңалыклар симфониясе” акциясе үткәрелгән иде. Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры тулы составта концерт оештырды, шул рәвешле, журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot