Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ" агентлыгына танылган оратор Ник Вуйчич киләчәк
Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ") 19 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казанга Австралиянең мотивацияләүче ораторы Ник Вуйчич килүе уңаеннан матбугат очрашуы узачак.
Очрашуда Ник Вуйчич үзе, аның чыгышларын Казанда оештыручы һәм химаяче Артем Степанов, Вуйчичның Россиядәге һәм БДБ илләрендәге продюсеры Максим Сумароков катнашачак.
“Татар-информ” сайтында матбугат очрашуыннан онлайн-трансляция оештырылачак. Соравы булган һәркем аны видеога комментарийларда язып юллый ала.
Матбугат очрашуында катнашуга гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон адресы аша башкарыла.
Матбугат очрашуына аккредитация һәм шәхесне раслаучы документ белән генә кертәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз