news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” агентлыгына Казан кооператив институты исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды

“Без сезнең иҗади потенциалны ихтирам итәбез һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышанып калабыз”, - диелгән рәхмәт хатында.

“Татар-информ” агентлыгына Казан кооператив институты исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды
Александр Эшкинин

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Россия кооперация университетының Казан кооператив институты исеменнән институтның ректоры Алсу Нәбиева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының иҗат коллективына рәхмәт хаты тапшырды. Бүләкләү тантанасы институтта Татар мәдәнияте үзәге ачылуы кысаларында узды.

“Казан кооператив институты исеменнән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының иҗат коллективына Татарстан Республикасының кооперативлары тормышын һәм эшчәнлеген яктырту буенча күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез. Без сезнең иҗади потенциалны нык ихтирам итәбез һәм сезнең белән алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышанып калабыз”, - диелгән рәхмәт хатында.

  • “Татар-информ” – 7/24 режимында эшләүче бердәнбер татар телле һәм Татарстанның әйдәп баручы төп мәгълүмат агентлыгы. 25 елдан артык эшләү дәверендә Татарстан һәм Идел буенда абруй казанып, Россиядә танылу алган.
  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шулай ук “Интертат” сайтын да алып бара. Liveinternet бәйсез аналитика сервисы мәгълүматлары буенча, “Интертат” – бүгенге көндә дөньядагы иң популяр татар сайты.
  • Татар мәдәнияте үзәге базасында сирәк очрый торган экспонатлар тупланган музей, бөек татарларның фотолары җыелган альбом һәм татар теле курслары үсеш ала. Үзәктә борынгы Корьән, татар халкы тарихы һәм мәдәнияты чагылган фотосүрәтләр, шамаиль үрнәкләре, XIX-XX гасырлар көнкүреш кирәк-яраклары җыелган музей эшли. Музейда 60 экспонат һәм 20 репродукция тупланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100