news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» агентлыгы журналистлары ТР ЮХИДИ идарәсе бәйгесенең призерлары булды

«Татар-информ» агентлыгы журналистлары ТР ЮХИДИ идарәсе бәйгесенең призерлары булды
Фото: © Татарстан дәүләт автоинспекциясе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакторы Светлана Белова һәм хәбәрче Елена Фенина юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча гаммәви мәгълүмат чаралары арасында үткәрелә торган «Ышаныч һәм иминлек» республика бәйгесенең призерлары булды.

Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов һ.б. катнашты.

Фото: © Татарстан дәүләт автоинспекциясе

Искәртеп узабыз, бәйгегә тугыз номинациядә барлыгы 509 материал (131 телесюжет, 106 радиосюжет, газета-журналлар һәм интернет челтәрендә дөнья күргән 254 мәкалә, 18 социаль реклама материалы) тәкъдим ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot