news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» агентлыгы журналистын прокуратура эшчәнлеген яктырткан өчен бүләкләделәр

Республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Республика прокуратурасында күзәтчелек ведомствосы эшен яктыртучы Татарстан журналистларын бүләкләделәр. Призерлар арасында «Татар-информ» агентлыгы хезмәткәре,  рус редакциясе журналисты Алексей Новиков та бар.

Бүләкләү РФ Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналы чара кысаларында узды.  Республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Гаммәви мәгълүмат чараларында ТР прокуратура органнары эшчәнлеген объектив төстә һәм һәрьяклап яктырткан, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга өлеш керткән өчен рәхмәт белдерелә», - дип искәрттеләр ведомствода.

Рәхмәт хатына шулай ук «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина, «Эфир» телекомпаниясенең «Перехват» программасы хәбәрчесе Максим Голубцов һ.б. журналистлар лаек булды.

Чарага чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты оештырылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot