news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" агентлыгы "Туфан сүзе сагындыра" интернет-флешмобын башлый

Флешмобка катнашу өчен Туфан Миңнуллин әсәрен укып видео яздырырга һәм аны #туфансүзесагындыра хештегы белән интернетка куярга кирәк.

"Татар-информ" агентлыгы "Туфан сүзе сагындыра" интернет-флешмобын башлый

(Казан, 1 май, "Татар-информ").  "Татар-информ" агентлыгы һәм Татарстан язучылары "Туфан сүзе сагындыра"  уртак проектын башлап җибәрде.

Интернет-флешмоб форматындагы проектта күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның робагыйлары укыла һәм аның белән бәйле истәлекләр сөйләнә.

Проектның идея авторы һәм оештыручысы – журналист Зимфира Гыйльметдинова, проект җитәкчесе – Илгиз Шәкүров, оператор – Альфред Камелевский.

Флешмобка һәркем кушыла ала. Бары тик Туфан Миңнуллин әсәрен укып видео яздырырга һәм аны #туфансүзесагындыра хештегы белән интернетка урнаштырырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100