news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" агентлыгы төрки-татар иҗатчыларына багышланган яңа проект башлый

Сәхифәдә Кол Гали, Сәиф Сараи, Габделҗаббар Кандалый, Каюм Насыйри кебек шәхесләр булачак.

"Татар-информ" агентлыгы төрки-татар иҗатчыларына багышланган яңа проект башлый

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә  “Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр” дип исемләнгән яңа проект башлый. 

Бу проектта татар әдәбиятына нигез салган күренекле язучылар һәм шагыйрьләр турында мәгълүмат булачак. Проект авторы - журналист Зилә Мөбәрәкшина. Материаллар "Интертат.татар" сайтында чыгып барачак. 

Яңа сәхифә татар язма әдәбиятына нигез салган, “Кыйссаи Йосыф” поэмасының авторы буларак билгеле булган дөньякүләм танылган шагыйрь Кол Галидән башлана. Аның хакта Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов сөйләде.

Якын арада проектта Сәиф Сараи, Габделҗаббар Кандалый, Каюм Насыйри һ.б. кебек шәхесләр белән таныштырырбыз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100