news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар–информ” агентлыгы студиясендә – ТР Тарифлар комитеты җитәкчесе

Марина Фәйрушина киләсе елда торак–коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларның нинди булачагы хакында сөйләячәк

(Казан, 15 декабрь, “Татар–информ”). “Татар–информ” агентлыгы интернет–телевидениесе студиясендә узачак чираттагы матбугат конференциясенең кунагы – ТР Тарифлар комитеты җитәкчесе Марина Фәйрушина. 2010 елда торак–коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар журналистлар белән аралашуда төп тема булачак.
Марина Фәйрушина турыдан–туры эфирда киләсе елда электр, газ, җылылык бәясенең күпме торачагы, шулай ук башка хезмәтләр өчен түләүләр башкару тәртибендә нинди үзгәрешләр булачагы хакында сөйләячәк. ТР Тарифлар комитеты җитәкчесенә үзегезне кызыксындырган сорауларны инде хәзер үк бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100