news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар–информ” агентлыгы студиясендә – “Симха” ансамбле

Әңгәмә ансамбльнең 20 еллыгына багышланган юбилей концерты алдыннан уза

(Казан, 14 октябрь, “Татар–информ”). Бүген 14.10 сәгатьтә “Татар–информ” агентлыгы студиясендә “Симха” клезмер ансамблендә катнашучылар белән онлайн режимында видеоконференция уза.
Әңгәмә ансамбльнең 20 еллыгына багышланган юбилей концерты алдыннан оештырыла. Коллективның планнары хакында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Михоэлс исемендәге Халыкара конкурс лауреаты Эдуард Туманский һәм Халыкара джаз фестивальләре лауретаы Владимир Штейнман сөйләячәк. Музыкантларга үзегезне кызыксындырган сорауларны инде хәзер үк бирергә мөмкин.
Белешмә өчен. Ансамбльгә 1989 елда Казанда Леонид Солнц нигез сала. Бүгенге көндә ул Россиядә танылган ансамбльләрнең берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100