Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ" агентлыгы сайтына керүчеләрне иң борчыганы - товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр арту
Сораштыру укучылар арасында 5-11 февральдә үткәрелде
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 5-11 февральдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында "Соңгы вакытта Россия җәмгыятенең нинди проблемалары сезне күбрәк борчый" дигән темага сораштыру үткәрелде. Сайтка керүчеләр җавапны өч вариант арасыннан сайлый алды.
Товар һәм хезмәтләргә, шул исәптән ТКХ хезмәтләренә, бәяләр арту хәзерге вакытта җәмгыять өчен аеруча әһәмиятле проблемалар рейтингында беренче урынны били һәм сайтка керүчеләрне бишенче өлешен (20,2 процентын) борчый.
Сугыш куркынычы (16 процент) һәм хезмәт хакларының түбән булуы (15,7 процент) бүгенге көндә респондентларны борчыган проблемалар рейтингында икенче урынны алды.
Әйтергә кирәк, 2015 елның гыйнвар азагында Җәмәгатьчелек фикере фонды бастырган халыкны борчыган социаль һәм икътисади проблемалар рейтингында товар һәм хезмәтләргә бәяләр артуы һәм эш хакларының түбән булуы беренче ике позицияне биләгән иде, фонд сугыш булу ихтималы куркынычы турындагы сорауны бирмәгән.
Өченче позицияне коррупция проблемасы били (10,3 процент). Җәмәгатьчелекне борчыган төп проблемалар арасында дүртенче баскычта - торакның кыйммәт булуы һәм аны сатып алып булмау (8,8 процент). Сайтка керүчеләр төзегән проблемалар рейтингында өченче һәм дүртенче позиция дә Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фонды мәгълүматлары белән туры килә.
Респондентлар даруларның һәм медицина хезмәте күрсәтүнең кыйммәтлелеген (7,7 процент) бишенче урынга куйган, пенсия, стипендия һәм пособиеләрнең түбән булуы (6,7 процент) - алтынчы, эшсезлек дәрәҗәсе җиденче урында (6 процент).
Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать производстволарындагы хәлләр торышы рейтингның түбәндәге баскычын биләгән һәм хәзерге вакытта сайтка керүчеләрнең 4,5 һәм 3,4 проценты шуңа мөнәсәбәтен күрсәткән.
Шул рәвешле, сайтка керүчеләр Россия җәмгыятенең иң әһәмиятле проблемасы дип товар һәм хезмәтләргә бәяләр артуны саный. Респондентлар фикеренчә, сугыш куркынычы башка проблемаларны читкә этәргән.
Әйтик, "Левада-үзәк" үткәргән сораштыруда "Сезнеңчә, хәзерге вакытта Россиягә нинди куркыныч яный?" дигән сорауга респондентларның өчтән бере (33 процент) "сугышка тартып кертү" вариантын сайлаган. Ә 2014 елның гыйнвар аенда моңардан һәр сигезенче кеше генә борчыла-курка торган булган (12 процент). .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз