news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгы сайлауларны яктыртуда иң яхшы интернет-басма дип танылды

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Шамил Садыйковка премия тапшырды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын иң яхшы яктырткан өчен төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләделәр. Конкурсның өч төп номинациясендә премияләрне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм «Татмедиа» җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.

Конкурс комиссиясе карары белән "Җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын яктыртуда иң яхшы мәгълүмат агентлыгы яки ММЧ интернет-челтәрләре" номинациясендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оперативлык, төгәллек һәм таратыла торган мәгълүматның дөреслеге өчен беренче премиягә лаек булды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе премияне мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Шамил Садыйковка тапшырды. Икенче премиягә «Челнинские известия» интернет газетасы ия булды, өченче бүләккә - ИТАР-ТАСС.

Сайлауларны яктыртуда иң яхшы теле- һәм радиостанцияләр арасында «Яңа гасыр» ТРК билгеләп үтелде. Икенче премия «Татарстан» телерадиокомпаниясенең "Россия радиосы"на бирелде. Конкурс комиссиясе өченче премияне "Эфир" һәм Түбән Кама телерадиокомпанияләренә тапшырды.

"РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын яктырту буенча иң яхшы басма ММЧ" номинациясендә «Коммерсант» газетасы беренче премиягә лаек булды. Икенче премияне «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары бүлеште. Өченче премия «События недели» басмасына тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100