news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгы Р.Ибраһимов катнашындагы матбугат конференциясен онлайн күрсәтә

Җырчы Казанда гамәлгә ашырырга җыенган иҗади планнары белән уртаклашачак, 70 яшьлегенә язган китабын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 30 ноябрьдә, 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгында Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов һәм Казанның FILMFLAY анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов катнашында уртак музыкаль-анимацион проект булдыруга багышланган матбугат конференциясе уза.

Матбугат конференциясендә Ренат Ибраһимов Казанда гамәлгә ашырырга җыенган иҗади планнары белән уртаклашачак, Мәскәү Кремлендәге юбилей концерты хакында сөйләячәк, 70 яшьлегенә язган китабын тәкъдим итәчәк, шулай ук үзенең «Домой» җырына төшерелгән мультипликацион клипны әзерләү этапларын искә алачак.

Даниил Фәйзрахманов исә Ренат Ибраһимов белән уртак проектны («Домой» мини-мультфильмын төшерү) гамәлгә ашыру хакында сөйләячәк.

«Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Теләге булган һәркем үзен кызыксындырган сорау бирә ала.

Гаммәви мәгьлүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы ярдәмендә башкарыла.

Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/141/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100