Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ" агентлыгы "Медиалогия" рейтингында беренче урынга чыкты
Былтыр "Татар-информ" Татарстанның иң күп искә алына торган массакүләм-матбугат чарасы дип танылган иде.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2019 елның II кварталында Татарстан массакүләм-матбугат чаралары медиарейтингында лидер булды. Бу хакта рейтингны төзегән «Медиалогия» компаниясе хәбәр итә.
Агентлыкның искә алу индексы 326,20. Рейтингта Business-gazeta.ru һәм Realnoevremya.ru интернет-ресурслары икенче һәм өченче урыннарны алды.
«Татар-информ» соңгы елларда традицион рәвештә республика медиарейтингының югары баскычларында тора. 2018 ел нәтиҗәләре буенча мәгълүмат агентлыгы Татарстанның иң күп искә алына торган массакүләм-матбугат чарасы дип танылды.
«Рейтинг «Медиалогия» системасының массакүләм-мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Анда иң дәрәҗәле 52 меңнән артык чыганак: ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет мәгълүмат чаралары керә. Рейтинг төзегәндә яңалык агрегаторлары исәпкә алынмады», - дип хәбәр итте «Медиалогия» компаниясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз