news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгы «Казинформ»ны 100 еллыгы белән котлады

Казахстанның «Казинформ» дәүләт мәгълүмат агентлыгы оешуыга 100 ел тулды.

«Татар-информ» агентлыгы «Казинформ»ны 100 еллыгы белән котлады

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). «Татар-информ» агентлыгы коллективы Казахстанның «Казинформ» дәүләт мәгълүмат агентлыгын 100 еллыгы белән котлап хат юллады.

«Сезнең 100 еллык юбилеегыз ТАССРның 100 еллыгы һәм „Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгы белән туры килүе символик мәгънәгә ия. Татарстан Республикасы һәрвакытта да тугандаш Казахстан халкына зур игътибар белән карый һәм үзара ярдәм итешүне алга сөрә», — диелә котлау мөрәҗәгатендә.

«Казинформ» мәгълүмат агентлыгына 13 августта 100 ел тулды. «Татар-информ»ның котлау видеомөрәҗәгате Казахстан матбугаты һәм «Казинформ» ресурсларында дөнья күрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100