news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» агентлыгы Казахстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Агентлык хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина казах телендә тәбрикләү сүзләрен әйтте һәм татар халык җырын башкарды.

«Татар-информ» агентлыгы Казахстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). 28 июньдә Казахстан журналистлары профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Казинформ» халыкара мәгълүмат агентлыгы коллегаларын казах телендә котлап, видео җибәрде.

«Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина казах телендә «Журналистер күнi құтты болсын, Қазақстан әрiптестер!» дип әйтте һәм татар телендә тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Котлау ахырында ул «Ай, былбылым» җырын башкарды.

Шулай ук видеода төрле илләрдә яшәүче журналистлар да тәбрикләмәләрен җиткерде. Паскаль Хансен (Бельгия), Вусал Тагибейли (Азәрбайҗан), Киара Спегни (Италия), Олена Абрамович (Украина), Георги Готев (Брюссель), Соили Семкина (Финляндия), Эстер Эрера (Испания), Фардин Исазаде (Азербайджан) Казахстан коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап үтте.


news_right_1
news_right_2
news_bot