news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгы хезмәткәрләре ЮХИДИ бәйгесендә җиңү яулады

Быел конкурс унбишенче тапкыр үткәрелде.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Баш мөхәррир урынбасары Светлана Белова һәм агентлык хәбәрчесе Александр Елисеев Татарстан Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан республика гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре арасында оештырылган «Ышаныч һәм иминлек» бәйгесендә җиңү яулады.

Светлана Белова «Юллар сагында» номинациясендә беренче урынны алды. Александр Елисеев шул ук номинациядә бәйгедә актив катнашканы өчен дипломга лаек булды.

«Теләсә кайсы журналист инспектор булып эшли ала, әмма бөтен инспектордан да журналист чыкмый. Без шушы принцип буенча яшәдек, сезне өйрәттек. Хәзер бу эшне Ленар Ринатович (Ленар Габдрахманов – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы. - ТИ иск.) уңышлы дәвам итә. Сез хәзер безнең хезмәткәрләрне өйрәтәчәксез. Хәзер безнең инспекторлар сезнең ярдәмчеләрегез булачак», - дип искәртте «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырган вакытта.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100