news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесе “Кеше һәм табигать–2009” конкурсы лауреаты булды

“Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесе “Вакытлы матбугатта иң яхшы язма” номинациясендә өченне урынны алды

(Казан, 17 июнь, “Татар–информ”). ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында журналистлар арасында узган “Кеше һәм табигать” республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесе Лилия Маркелова “Вакытлы матбугатта иң яхшы язма” номинациясендә өченне урынны алды.
Ел саен үткәрелүче “Кеше һәм табигать” республика конкурсының максаты – җәмәгатьчелек игътибарын әйләнә–тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү. Конкурсның төп бурычы – гаммәви мәгълүмат чараларында әйләнә–тирә мохитне саклау мәсьәләләрен, табигатьтән рациональ файдалануда алдынгы тәҗрибәне яктырту, әйләнә–тирә мохитне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану проблемаларын яктыртучы журналистларны иң яхшы сюжетлар, мәкаләләр һәм фотоэшләр өчен бүләкләү.
Искәртеп узабыз, бу – агентлык журналистларының республика конкурсында тәүге җиңүе түгел. “Кеше һәм табигать–2008” конкурсы нәтиҗәләре буенча “Вакытлы матбугатта иң яхшы язма” номинациясендә “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесе Елена Чембаева беренче урынны яулаган иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot