news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Гали мактаулы исемгә лаек булды

Рамил Гали - Россия күләмендә танылган фотограф.

"Татар-информ" агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Гали мактаулы исемгә лаек булды
Александр Эшкинин

(Казан, 18 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Гали гаммәви мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Татарстанның атказанган матбугат һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәре" исеменә лаек булды. Мактаулы исем аңа бүген Казанның "Пирамида" залы сәхнәсендә, Татарстан матбугаты көне уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә тапшырылды.

  • Рамил Гали - Татарстан һәм Россия мәгълүмат чараларында кырык елдан артык хезмәт иткән профессиональ фотограф, фотокүргәзмәләр авторы, татар дөньясында танылган фотоблогер. 

"Татарстанның атказанган матбугат һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәре" мактаулы исемен Рамил Якуб улы Галиевкә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot