Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» агентлыгы фотографын Татарстан Югары суды рәисе бүләкләде
Салават Камалетдиновка Чад Республикасы гражданинын үтерүдә гаепләнүченең фотосы өчен диплом тапшырылды.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан район һәм шәһәр судлары рәисләре киңәшмәсендә Татарстан Югары суды рәисе «Татар-информ» агентлыгы фотографы Салават Камалетдиновка диплом тапшырды.
Салават әлеге дипломга, мәгълүмат чараларында суд системасын иң яхшы яктыртучыны ачыклау максатыннан үткәрелгән Х Республика бәйгесендә катнашып, лаек булды.
Салават Камалетдиновка КФУ студенты, Чад Республикасы гражданинын үтерүдә гаепләнгән скинхедның фотосы өчен диплом бирделәр. Ул фотоны Роман Хәлилов кулга алынган көнне – 2017 елның 10 мартында төшергән булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз