news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгы Чувашиядә узган медиафорумда катнашты

«Татар-информ» агентлыгы Чувашиядә узган медиафорумда катнашты
Фотоны "Геометрия" проекты тәкъдим итте

«Татар-информ» агентлыгы Чабаксар икътисади форумы кысаларында узган медиафорумда катнашты.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары - «Татар-информ» агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов «Халыкара һәм төбәк медиаконтентын булдыру һәм куллану» сессиясендә укучылар аудиториясен арттыру буенча эш алымнарын тәкъдим итте.

Форумда Мәскәү һәм Идел буе төбәкләренең гаммәви мәгълүмат чаралары катнашты. Төрле медиапроектлар тәкъдим ителде. Чараның пленар утырышы яңа медиа һәм глобаль сынауларга багышланды.

Аерым алганда, медиаконтентны булдыру һәм куллану турындагы сессиядә Ruptly видеоагентлыгы (Russia Today телеканалы) шеф-продюсеры Мария Антоненко чыгыш ясады, ул заманча дөньяда мондый медиаларның уңыш критерийлары турында сөйләде. «Мастер решений» телекомпаниясенең төбәк үсеше буенча директоры Игорь Никифоров исә төбәк телеканалларының эш алымы буларак ясалма интеллект турында чыгыш ясады.

«Медиа өчен диджитал » сессиясендә Give Me Public социаль челтәрләрне автомат рәвештә алып бару сервисы авторы Алексей Березовой үз ачышы турында сөйләде, «РБК Уфа» медиахолдингы генераль директоры Равил Ватолин төбәк телевидениесе уңышлы сайтының трафик чыганакларын анализлады, ә Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе генераль директоры Александр Широких 2024 елга хас медиакуллану трендлары турында хәбәр итте.

  • «Чувашия: тотрыклы үсеш» Чабаксар икътисади форумы 20-21 июньдә ундүртенче тапкыр узды. Вакыйганың төп максаты - Россия төбәкләрендә тотрыклы үсеш принципларын популярлаштыру. Форум Федерация субъектларын ESG-көн тәртибен гамәлгә ашыруга җәлеп итү, үзгәрешләргә булышлык күрсәтү һәм хезмәттәшлекнең яңа моделен формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100