news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» «Ачык Университет» белән бергә «Гаиләдә татарча мохит» проектын башлый

Һәр чыгарылышта спикерлар татар телле яки татар мохите булдырырга теләгән гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән чыгыш ясаячак.

«Татар-информ» «Ачык Университет» белән бергә «Гаиләдә татарча мохит» проектын башлый
Салават Камалетдинов, Светлана Щеглова

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ачык университет» кысаларында яңа проект башлап җибәрә. Әлеге курс «Гаиләдә татарча мохит» дип атала. Аның беренче чыгарылышы «Интертат.татар» сайтында дөнья күрде.

Төп максат — татар телле яки татар мохите булдырырга теләгән гаиләләргә ярдәм итү. Беренче чыгарылышта укытучы Эльза Нәбиуллина хәзерге заманда булган мифларны җимерә. Киләсе чыгарылышта гаиләдә ике телдә сөйләшәләр икән, баланың теле тоткарланырга мөмкинме, дигән сорауларга педагог-психолог, нейропсихолог Солтания Гатауллина җавап бирәчәк.

Алдагы чыгарылышларда инглиз теле укытучысы Госман Гайнуллин, татар теле укытучысы, «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов, биология һәм экология дәресләре укытучысы Искәндәр Нәбиуллин һәм мөгаллимә Гөлфия Габдуллаҗан катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100