news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» 2025 елда Татарстанның иң еш телгә алына торган мәгълүмат чарасы булды

«Татар-информ» агентлыгы 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Медиалогия» тарафыннан әзерләнгән рейтингта беренче баскычта урнашты һәм Татарстанның иң еш телгә алынучы мәгълүмат чарасы булды. Мәгълүмат агентлыгы 1863,15 балл җыйган, бу - басманың бөтен тарихында рекордлы күрсәткеч.

Икенче урында - 1 меңнән аз гына күбрәк балл җыйган «Бизнес Онлайн», өченчедә - Kazanfirst (252,27).

Беренче унлыкка шулай ук бер ел эчендә берьюлы алты позициягә күтәрелгән һәм алтынчы урынны алган «Татарстан-24» дәүләт телерадиокомпаниясе (ул тугызынчы баскычта урнашты) һәм «Челнинские известия» газетасы да (тугызынчы урында) кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot