news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-инфом"да Болгарда үткәрелүче Мәүлид ән-Нәби бәйрәме хакында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның катнашуы көтелә.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ").  8 декабрьдә 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе Болгарда үткәрелүче Мәүлид ән-Нәби бәйрәм чарасына багышлана. 

Матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров катнашуы көтелә. Алар Болгарда үткәрелүче мәүлид хакында, шулай ук  мәүлид уңаеннан оештырылган Коръән конкурсы турында сөйләячәк. Әлеге конкурс республика күләмендә өч этапта уздырылды. Мәүлид аенда, 8 декабрьдә аның йомгаклау этабы үткәрелә һәм беренче мәртәбә Коръән конкурсында җиңүчеләргә хаҗга юллама тапшырылачак.

"Мәгълүм булганча, 30 ноябрьдә Хиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – рәбигыләүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" , “Мәүлид ән-Нәби” – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне (с.г.в.) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (с.г.в) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 11 декабрьдә Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган төп бәйрәм чарасын уздыра. Чарада Татарстан җитәкчеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Аның кысаларында, җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен (Пәйгамбәргә багышланган поэма) башкару көтелә", - диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Матбугат конференциясенең үткәрү урыны: «Татар-информ», конференц-зал. (Декабристлар ур., 2). Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте белән 237-59-39 телефоны аша яки info@dumrt.ru электрон почтасы аша элемтәгә керергә була.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100