news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар Илон Маскы – Надир Баһавиев Казанда ракеталар, термотөш реакторлар ясарга тели

«Атомтөш реактордан аермалы буларак, термотөш реактор куркыныч түгел», - ди Надир Баһавиев.

Татар Илон Маскы – Надир Баһавиев Казанда ракеталар, термотөш реакторлар ясарга тели

Америкада унсигез ел яшәп, кире Казанга кайткан Надир Баһавиев туган шәһәрендә конструкторлык бюросы төзергә һәм термотөш реактор ясарга тели.

Ул Америкадагы компаниясендә эшләгәндә, ракета төзүне анда гына түгел, теләсә кайда бу эш белән шөгыльләнә алганын уйлый һәм Казанга кайтырга була. «Монда кайтып, конструкторлар бюросын төзергә телим. Аны үземнең Америкадагы компания белән тоташтырып, мондагы инженерларның акылын кулланып, 3D принтерлар, орбиталь ракеталар, термотөш реакторлар ясарга һәм ясагач бөтен дөнья буйлап сатарга телим», - ди ул.

Бу хакта «Один на один» YouTube каналында Надир Баһавиев катнашында чыккан видеода әйтелә.

  • Надир Баһавиев Казанда туган, әти-әнисе һәм абыйсы белән 19 яшендә Америкага киткән, хәзер аңа 37 яшь. АКШтагы компаниясе - «Bagaveev Corporation».

Ул видеода үзләренең компаниясе кайбер мәсьәләләрдә Илон Маскның «SpaceX» галәм техникасын ясый торган компаниясен дә уздырганын сөйли. Надир Баһавиевны үзен тә Татар Илон Маскы дип йөртәләр.

«Безнең компания бер ракетаны җибәрде, һәм бу ракета дөньядагы беренче 3D принтерда ясалган этәргеч белән эшләнгән иде. SpaceX бездән соң өч атнадан соң гына шундый ук 3 күләм басулы принтерда ясалган этәргечле ракетасын җибәрде. Америкада бөтен инженерлар SpaceXка китә. Миңа алар белән түгел, ә менә мондагы Казандагы инженерлар белән күбрәк эшләргә кирәк дип уйлыйм, интеллектуаль потенциал монда бик көчле», - ди Надир Баһавиев.

Шулай ук аны энергетика мәсьәләсе борчуын да әйтә. «Нефть әкренләп бетә бара, газ бөтен җирдә юк, атомтөш реакторлар куркыныч, шуңа күрә бер проектым ул – термотөш реактор (термоядерный реактор). Атомтөш реактордан аермалы буларак, ул куркыныч түгел. Хәзерге вакытта токамак һәм инерциаль реакторларны үстерергә тырышалар, мин ясарга теләгән реактор гадирәк. Андый реакторлар әле беркайда юк, аларны, минемчә, бик арзан итеп ясарга, Татарстанга энергия бирергә була. Алар дөньякүләм кирәк булыр дип уйлыйм», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100