news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-иформ” МА нда мәдәният учреждениеләре вәкилләре яңа ел чаралары турында сөйләячәк

Мәдәният вәкилләре төрле сорауларга җавап бирәчәк

  (Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 ноябрьдә, 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, Казан хореография училищесы, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры вәкилләре катнашында матбугат конференциясе уза. Алар яңа ел чаралары турында сөйләячәк.
Казан хореография училищесы директоры Татьяна Шахнина, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы җитәкчесе Екатерина Салюкина, Әкият” Татар курчак театры директоры урынбасары Гөлфия Галәвиева журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot