news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар иҗади яшьләренең яңа эксперименталь проекты - “Ку” рок-спектакле әзерләнә

Спектакль Камал театрының Кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” алганнан соң татар иҗади яшьләренең символына әверелгән биюче Нурбәк Батулла яңа эксперименталь спектакльдә башка амплуада тәкъдим ителәчәк – ул монологлар укыячак. “Ку” рок-спектакленең премьерасы Камал театрының Кече залында күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га спектакльнең идея авторы Илшат Сәетов әйтте.

“Бу – эксперименталь спектакль. Аның өчен монологлар һәм җырлар язылды. Барлыгы җиде эпизод, алар үзара артык бәйле түгел. Әмма төп фикер бер, тик аны әлегә әйтәсем килми, - ди автор. Илшат Сәетов спектакльнең исемен бушлык, гөмбә, “Кин-дза-дза” фильмы белән бәйле сүз, яисә татарча “ку” дигән боерык фигыльгә бәйләп аңлатты.

Мәгълүмат өчен. “Ку” рок спектакленең драматургы – Илшат Сәетов. Аны сәхнәгә Рәмиc Нәҗмиев белән бергәләп куялар. Монологларны "Алтын маска" бәйгесендә җиңүче Нурбәк Батулла, Гүзәл Сабирова һәм автор үзе укый. Музыка — Оскар Юнысов һәм GAUGA төркеменнән, шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Рәүпова һәм танылган музыкант һәм перформансчы Ислам Вәлиев тә үз өлешләрен керткәннәр. Җырларны Казанның 8нче балалар музыка мәктәбенең "Радуга" кызлар хоры һәм Радик Мусин да башкара.

“Музыкаль перфоманс ясау теләге бар иде. Мин музыканы яратам, аны тоям, әмма шуннан артыгы юк, текст кына яза алам, - ди Илшат Сәетов. - “Мин татарча сөйләшәм” акциясе башланган чорларда әйткәнем дә бар иде әле. Әмма ул вакыт бу идея булып кына калды. Ике-өч ел элек тә идея тәкъдим иткән идем, кызыксыну булмагач, анысы да калды. Ә инде этәргеч дип Иван Вырыпаевның “Сахар” рок-шоуын саный алам. Шуны карагач, ни теләгәнемне аңладым. Әлбәттә, безнең тулаем башка тема. Әмма формат буларак, шул этәргеч бирде”.

“Мин татар булгач, бу милли проект була инде, - ди Илшат Сәетов. - Проект энтузиазм белән эшләнде. Кайбер техник өлешләренә “Мәрҗани фонды” булыша. Башкалар бушка эшләргә ризалашып тотындылар. Әмма мин кайбер мөмкинлекләрне таптым һәм егетләр-кызлар аз булса да, гонорар алачаклар. Бу аларга бонус була инде”.

Спектакль Камал театрының Кече залында 11 майда була. Ул “Калеб” иҗади берләшмәсе эше буларак тәкъдим ителә. Башлана – 18 сәгать 30 минутта.

Билет бәясе – 200 сум. Камал театрының Кече залында нибары 160 урын булуын искә алсак, аншлаг фаразлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100