Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар иҗади интеллигенциясе Татарстан Конституциясе юбилее уңаеннан концертта катнаша
"6 ноябрьдә яңа Татар дәүләте туды. Сезне татар халкының бөек бәйрәмен бергә каршыларга чакырабыз!" - ди алар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). 6 ноябрь, Татарстан Конституциясенең кабул ителүенә 25 ел тулган көнне, Казанның Дан бакчасында татар иҗади интеллигенциясе катнашында концерт-митинг оештырыла. Чараны оештыручылар - милләрпәрвәр активистлар.
"Хөрмәтле милләттәшләр! Бөек бәйрәм белән сезне! Татарстан Конституциясенә 25 ел! 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан парламенты Татарстан Конституциясен кабул итте. 6 ноябрьдә яңа Татар дәүләте туды. Сезне татар халкының бөек бәйрәмен бергә каршыларга чакырабыз! 6 ноябрь 13-00 сәг. Казан шәһәренең Дан бакчасында зур концерт-митинг була", - диелә чакыруда.
Концертта Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Миңгол Галиев, Илдус Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Равил Шәрәфиев, Рөстәм Маликов һәм башкалар катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз