news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар һәм чуваш халыкларының тарихи бәйләнешенә багышланган яңа китап чыкты

Тарихчылар сүзләренчә, китапта төрле өлкә белгечләренең фикерләре тупланган.

Татар һәм чуваш халыкларының тарихи бәйләнешенә багышланган яңа китап чыкты
Владимир Васильев

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында татар һәм чуваш халыкларының тарихына багышланган яңа китапны тәкъдим иттеләр. «Татарлар һәм чувашлар – бер агачның тармаклары» дип аталган яңа басма Татарстан һәм Чувашия галимнәре белән берлектә эшләнгән. 

Тарих институты директоры Радик Салихов Чувашия республикасы җитәкчелегенә һәм тарихчыларына рәхмәт сүзләрен әйтте. Бу өлкәдә уртак эшнең дәвамлы булуын теләде. 

«Ике халыкның тарихына кагылышлы төп мәсьәләләрдә безнең карашлар туры килә, татарлар һәм чувашларның тугандаш булуын аңлыйбыз. Хәзер тарихның яңа этабы бара, фәнни яктан өйрәнүләр дә дәвам итәргә тиеш», – диде ул. 

Чувашиянең гуманитар фәннәр институтының фән буенча директор урынбасары Геннадий Николаев хәл ителмәгән уртак мәсьәләләрнең күп булуын ассызыклады. Китапны төзегәндә килеп чыккан авырлыклар турында әйтте. 

«Хәтта тышлыкка сурәт табу да авыр иде. Күпме эзләсәк тә, татарлар һәм чувашлар бергә булган сурәт таба алмадык. Бер фотографның эшләренә тап булдык, тышлыкка шул сурәтләрне урнаштырдык, фотолар бер-берсенә охшаш», – диде ул. 

Тарих институтының бүлек мөдире Радик Салихов сүзләренчә, китапта ике халыкның мөнәсәбәтләре төрле яклап каралган. Анда төрле өлкә белгечләре – филолог, тарихчы, археологларның мәкаләләре кертелгән.

«Татарлар һәм чувашлар күршеләр һәм тугандаш халыклар. Чувашлар Көнбатыш Себергә күченгәндә татарлар янына урнашырга тырышкан. Халыклар бер-берсенең телләрен дә белгән, бик тыгыз аралашканнар. Бу позитив тәҗрибәне өйрәнергә кирәк, әлбәттә. Тарихта бәйләнешләр бик күп», – диде ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100