Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар халык театрының “Татар-информ”да әйткән хыялын үз депутатлары чынга ашырды
Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда урнашкан татар халык театры 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Заманында Казан шәһәрендә үзешчән татар театры бер генә булмаган. Әйтик, Мехчылар мәдәният сараенда да менә дигән театр эшләгән, тик, ни кызганыч, алар вакыт сынаван үтә алмаган. Бүгенге көндә Казанда бердәнбер татар халык театры эшли. Аның сәнгать җитәкчесе – Рафис Фазылҗанов.
Кичә Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда урнашкан бу театр үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте. Үзешчән артистларның сәхнә тотуын “Татар-информ” хәбәрчеләре дә күзәтте.
Шунысы да игътибарга лаек, юбилей кичәсенең алдагы көнендә коллектив “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе уздырган иде. Халык театрының сәнгать җитәкчесе Рафис Фазылҗанов сүз арасында үзләренә костюмнар кирәклеге турында да әйтеп узган иде. Ә икенче көнне сәхнәдә коллектив өчен могҗиза булды - Казан шәһәр Думасы Нияз Гиниятов исеменнән коллективка костюмнар алырга сертификат тапшырылды.
Коллективны юбилее белән Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Совет районы Мәдәният бүлеге мөдире Талия Әхмәтшина, “Сәйдәш” мәдәният сарае сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева һәм башкалар котлады. Алар коллективка бүләкләрен һәм үзешчән артистларга Мактау грамоталары тапшырдылар.
Сәхнә турында коллективның иң актив артистлары – Зилә Идрисова, Гөлчәчәк Муллахмәтова, Илсур Фәйзуллин, Алсу Мифтахетдинова һәм башакалар балкыды. Артистлар юбилей тантанасына спектакльләреннән өзекләр әзерләгәннәр. Тамашачы хозурына Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае”, Кәрим Тинчуринның “Американ”, Наил Гаетбаевның “Аты барның дәрте бар” һәм театр репертуарындагы башка спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде.
Колективны Мәдәният сараендагы иҗат коллективлары да котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз