news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының традицияләрен Россиягә тарату йөзеннән Удмуртиядә чәк-чәк бәйрәме оештырыла

Ижевскида сигезенче тапкыр оештырылачак "Чәк-чәк" бәйрәменнән бер кунак та бүләксез китмәячәк.

(Ижевск, 20 октябрь, «Татар-информ», Юлия Семенова). 29 октябрьдә Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә "Чәк-чәк" бәйрәмен үткәрәчәкләр. Ул көндез сәгать 2дә "Столица" сәүдә-күңел ачу комплексы янында оештырылачак. Удмуртия татар яшьләре берлеге рәисе Гөлфия Әхтәмова сөйләгәнчә, Ижевскида "татлы шимбә" сигезенче тапкыр үткәрелә, ел саен акциядә катнашучылар саны да арта.

"Иң тәмле чәк-чәк конкурсына әзерләнәбез. Моннан тыш, балалар һәм яшьләр өчен кызыклы бәйгеләр, бәйрәм концерты булачак. Бу көнне бәйрәм кунаклары да бүләксез калмаячак", – дип хәбәр итте "Татар-информ" хәбәрчесенә Гөлфия Әхтәмова.

Мәгълүм булганча, моннан берничә ел элек "Чәк-чәк" бәйрәмен үткәрү идеясен Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар тәкъдим иткән иде. Татлы ризыклары белән сыйлану мәхәббәт һәм тынычлык, дуслык һәм кунакчыллык, гаилә кыйммәтләрен, татар халкының традицияләрен Россиягә һәм бөтен дөньяга таратырга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100