news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының үсеш стратегиясен тормышка ашыруны махсус Үзәк контрольдә тотачак

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге Үзәкнең бәйсез булырга тиешлеген әйтте.

Татар халкының үсеш стратегиясен тормышка ашыруны махсус Үзәк контрольдә тотачак
архив/Салават Камалетдинов

 (Казан, 25 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителгәч, аның тормышка ашуын контрольдә тоту өчен махсус Үзәк оештырылачак. Бу хакта "Татар-информ"га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

"Стратегиянең тормышка ашуын контрольдә тотучы үзәк булырга тиеш. Без аны стратегияне кабул иткәч тә оештырырга тиешбез. Без оештырган яңа Үзәк, стратегиянең тормышка ашырылуына мониторинг ясап, бер, ике, өч елдан соң төп саннар буенча безгә отчет биреп торырга тиеш булачак",  - диде Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе әлеге Үзәкнең бәйсез булырга тиешлеген әйтте. 

Интервьюның тулы вариантын иртәгә, 26 май көнне, "Интертат" электрон газетасыннан укып булачак. 

  • Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын Бөтендөнья татар конгрессы алдына 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Стратегиягә керергә тиешле мәсьәләләрне барлау өчен конгресс республика районнарында һәм Россия төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге белән фикерләшүләр оештырды, әзер тупланмаларны эскиз рәвешендә халыкка тәкъдим итте.
  • Хәзерге вакытта шул эскизлар нигезендә Татар халкының үсеш стратегиясе проекты эшләнә, ул 13 июнь көнне Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучыларга, ә 15 июнь көнне Изге Болгар җыенында татар халкына тәкъдим ителәчәк. Стратегияне кабул итү 30 август, Татарстан Республикасы көненә планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100