news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының үсеш стратегиясен төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрнең саны меңнән артып киткән

Васил Шәйхразиев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татар халкының үсеш стратегиясе турында сөйләде.

Татар халкының үсеш стратегиясен төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрнең саны меңнән артып киткән
Рамиль Гали

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татар халкының үсеш стратегиясен төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрнең саны меңнән артып киткән. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Безнең иң җитди презентация Екатеринбургта узды, анда барлыгы 1200 кеше җыелды, алар үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Хәтта «хуплыйбыз» дигән сүз дә үзенә күрә бер тәкъдим буларак карала ала», - диде республика вице-премьеры стратегия буенча тәкъдимнәр күп килдеме дигән сорауга җавап биреп.

Шәйхразиев шулай ук интернетта стратегия хакында фикер алышуларны күзәтеп баруын әйтте. Аның фикеренчә, андагы тәкъдимнәр арасыннан чыннан да файдалы булачак «бриллиантлар» эзләргә кирәк.

Милли Шура рәисе татар халкын үстерүдә яшьләр «канаты»ның ролен югары бәяләде һәм татар автономияләренә ярдәм күрсәтүче меценатларның өлешен билгеләп үтте. Шәйхразиев иганәчеләрнең дә киләчәктә Татар халкының үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәгенә ышана.

«Галстуксыз интервью»ның яңа чыгарылышында ТР вице-премьеры мәктәпләрдә милли телләрне укытуга карата да үз позициясен белдерде. Шәйхразиев шулай ук татар кешесе үзенең ана телен белергә һәм булган белемнәрен киләсе буыннарга тапшырырга тиеш дип саный.

Интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә 18:30дә һәм якшәмбе 13.30дә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100