news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер-тәкъдимнәр кабул ителә

Тәкъдимнәрне Бөтендөнья татар конгрессы сайтында калдырырга мөмкин.

Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер-тәкъдимнәр кабул ителә
Рамиль Гали

 (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессы сайтында татар халкының үсеш стратегиясен формалаштыруга кагылышлы фикерләр һәм тәкъдимнәр кабул ителә. Бу хакта "Татар-информ"га интервьюсында ТР премьер-министры  урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

  • Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде.

Васил Шәйхразиев стратегия булдыру буенча эш башлануын, хәзерге вакытта аның каркасы эшләнүен әйтте. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессы сайтында махсус бүлек булдырылган. Биредә стратегия буенча сораулар, тәкъдимнәр, фикерләр туплана.

Татар халкының үсешен күзаллаган һәркем бу эштә катнаша ала, диде Милли Шура рәисе. "Без җитәкчеләргә, халкыбызга мөрәҗәгать итәбез. Әйдәгез, стратегияне бергә языйк! Без бер команда - зур, ун миллионлык команда булып, бергәләп тормышка ашырыйк", - дип өндәде Васил Шәйхразиев.

Ул стратегиянең Татарстанда яшәүчеләргә генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татарларга төбәлгән булуын билгеләп үтте. "Стратегиянең төп максаты - татар халкын берләштерү", - диде Милли Шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100